Дуслар белән

Шатлыкларны тыныч (шашып) каршыладым,
Кайгыларны яшьсез күтәрдем.
Яннарымда дуслар булгангамы,
Тоймаганмын еллар үткәнен.

Сизмәгәнмен, көзге җилләр килеп,
Чәчләремә бәсләр (кырау) сипкәнен.
Аңладым, тик (мин) дуслар белән генә
Йөрәгемнең япь-яшь икәнен.

Еллар дулкынында чайкалганда
Сез бар чакта дуслар, югалмам!
Барысына түзеп булыр сымак,
Ялгызлыкка гына сыдамам (түзә алмам).

Оставьте комментарий