Дуслар җыры

Килдек сезгә, якынайтып ерак юлларны,
Күңелләргә канат итеп якты уйларны.
Рәхмәтебез чиксез безнең, кадерле дуслар,
Хөрмәт итүегез өчен безнең җырларны.

Һаман шулай бергә-бергә
Гөлләр күк яшик,
Дуслык җиңүләр китерсен,
Берләшеп яшик.
Шатлык белән сугарылган
Тормыш хакына,
Җыр белән хезмәтне бәйләп,
Гөрләшеп яшик.

Эшләрегез һәрвакытта уңыш китерсен,
Яңа бәхет-шатлыкларга юлдаш иттерсен.
Уй-теләкләр уртак безнең, кадерле дуслар,
Күңелләр һәрчак сөенеч белән җилкенсен.

Һаман шулай бергә-бергә
Гөлләр күк яшик,
Дуслык җиңүләр китерсен,
Берләшеп яшик.
Шатлык белән сугарылган
Тормыш хакына,
Җыр белән хезмәтне бәйләп,
Гөрләшеп яшик.

Оставьте комментарий