Дусларым (Син шат диләр)

Сокланалар миңа карап дуслар,
Ямь табасың диеп тормыштан.
Шат яшәргә сездән өйрәндем мин,
Шаянлыгым минем тумыштан.

Дусларга (өченче вариант)

Матур җырлар җир йөзендә күп языла,
Бу җырымны багышладым дусларыма.
Сез булганда гына яшәү рәхәт миңа,
Сез булганда гына гөрли минем дөнья.

Дусларга (беренче вариант)

Бала чакта сандугачтай
Килә иде сайрасы.
Мәхәббәтнең иң чибәрен
Килә иде сайласы.
Әле дә истә, әле дә истә
Балачак хыяллары.
Салават күпере кебек
Күңелем хыяллары.
Сандугачым өйрәт мине,
Өйрәт мине сайрарга.
Сайрармын да, җырлармын да
Иң кәдерле дусларга.

Дусларым (икенче вариант)

Көзге җилләр ачы була диеп,
Курыкмаслар асыл кошларым.
Җилләр исә диеп, камыш булып,
Сыгылмасалар минем дусларым.

Дусларым (беренче вариант)

Сезне күрсәм кабат якын дуслар,
Моңлы җырлар туа җанымда.
Шатланамын кайчак, мактанамын да
Дусларым бар, дуслар янымда.
Шатланамын кайчак, мактанамын да
Дусларым бар, дуслар янымда.

Дусларым, дусларым,
Минем якын дусларым,
Шатланамын кайчак, мактанамын да
Дусларым бар дуслар янымда.

Дусларыңны онытма (беренче вариант)

Кош баласы канат белән туа,
Һаваларга менеп югала.
Кешеләр дә кош баласы кебек
Үз язмышын эзләп юл ала.

Дуслык жыры

Жыр белән тусыннар хезмәтнең таңнары
Шатлыкта үтсеннәр бар көннәр
Елмаеп туганын илдәге таңнарның
Теләми бу җирдә соң кемнәр.

Дуслык көче

Бер дускаем Ырынбурдан,
Икенчесе Казаннан,
Ә мин үзем Өфеләрдән,
Без дусларбыз кайчаннан.
Ныклы дуслык, рухи байлык,
Безнең йөрәк түрендә.
Өфе, Казан һәм Ырынбур,
Кан кәрдәшләр гомергә.