Дөньяда ул булгач

Карашым шәфәкътә,
Яңа ай, йолдызда…
Күңелем — сөйкемле
Ут кебек бер кызда!
Әй, энҗе тешләре,
Оялчан күзләре…
Әй, аның назланып
«Кит!» дигән сүзләре.

Гармунчы моңы

Уянам да карыйм Идел өсләренә,
Җемелдиләр таң нурында ал дулкыннар,
Яр буенда чәчәк аткан алмагачтан
Дулкыннарга сибелеп тора язгы моңнар.