Агыла да болыт агыла… (икенче вариант)

Агыла да болыт агыла
Туган-үскән җирләр ягына.
Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр
Нәрсә әйтер туганнарыма?!
Агыла да болыт агыла.

Абага чәчәге (икенче вариант)

Абага чәчәге хыялда гынамы,
Әллә соң ул чәчәк чынында буламы?

Буладыр, тик кайда
Икәнен кем белә,
Яшергәндер аны
Караңгы төн генә.

Ак болытлар (беренче вариант)

Ак болытлар, кая агыласыз
Җилләр белән кайсы якларга?
Сезгә кушылып мин дә агар идем,
Кайтыр идем сабый чакларга.