Абага чәчәге (икенче вариант)

Абага чәчәге хыялда гынамы,
Әллә соң ул чәчәк чынында буламы?

Буладыр, тик кайда
Икәнен кем белә,
Яшергәндер аны
Караңгы төн генә.

Абага чәчәге күренми күзләргә,
Күренмәс чәчәкне кайлардан эзләргә?

Янадыр ул чәчәк
Кара төн эчендә.
Бәлки ул үзе дә
Кара төн төсендә.

Абага чәчәген табармын ничек тә,
Суларга төшеп тә, утларны кичеп тә.

Үземә түгел лә,
Анысыз да түзәрмен.
Өзсәм дә мин аны
Сиңа дип өзәрмен.

Оставьте комментарий