Үзем су алам икән,
Үзем юанам икән.
Карыйм, карыйм,
Һич табалмыйм,
Нигә соң янам икән?
Ага чишмә
Чылтыр-чылтыр,
Сөйли, чишмә:
Ничек онытыр,
Ничек онытыр?..
Чишмәләр ага икән,
Юлларын таба икән.
Карыйм, карыйм,
Һич табалмыйм,
Күзләрем тала икән.
Ага чишмә
Чылтыр-чылтыр,
Сөйли, чишмә:
Ничек онытыр,
Ничек онытыр?..
Юлларга чыгам икән,
Уйларга чумам икән.
Карыйм, карыйм,
Һич табалмыйм,
Еракта томан икән.
Ага чишмә
Чылтыр-чылтыр,
Сөйли, чишмә:
Ничек онытыр,
Ничек онытыр?..