Авылым каеннары (беренче вариант)

Каеннарга мин сөялдем,
Кайгыларны сөйләдем.
Бу дөньяда синнән башка
Беркемне дә сөймәдем.

Авылымның каеннарын
Кайтып күрәсем килә.
Синең белән тормыш юлын
Бергә үтәсем килә.

Каеннарга мин сөялдем,
Акрын җилләр искәндә.
Төне буе йоклый алмыйм,
Син исемә төшкәнгә.

Авылымның каеннарын
Кайтып күрәсем килә.
Синең белән тормыш юлын
Бергә үтәсем килә.

Каеннарга мин сөялдем,
Каен аңлар хисемне.
Йолдызлардан эзләп табам
Синең матур исемеңне.

Авылымның каеннарын
Кайтып күрәсем килә.
Синең белән тормыш юлын
Бергә үтәсем килә.

Оставьте комментарий