Абый-энекәшләр

Сез дөньяга килгән чакта безләр,
Зур тормышка аяк басканбыз…
Туган нигезләрне сагына-сагына,
Шәһәр капкаларын ачканбыз.

Абыема (беренче вариант)

Синең белән абый күрешсәм,
Кайтам төсле туган якларга.
Әткәй-әнкәй рухын саклаган,
Изге җирем гүзәл Уртайга.

Атлар чаба (икенче вариант)

Атлар кая алып бара —

Чамалыйбыз, беләбез.
Ә хәзергә кара яллы
Туры атта җиләбез —
Тояклары чакма чага,
Чакма булмый чаткысыз.
Без бүген якты дөньяга
Җилеп йөрер чагыбыз.

Алфавит хәрефләре

Алфавиттагы хәрефләр
Бер көн тавыш күтәргән,
Нигә әле «А» хәрефе
Бездән алда теркәлгән?
Нигә әле басып тора
Аякларын аерып?
Әйдә, дуслар, алып атыйк,
Тормасын ул масаеп.