Аллага шөкер, бергә без!

Күрше күршегә керешми,
Туган туганнар белән,
Туган туганнар белән
Йөрешми, саулык бирешми.

Аллага шөкер, бергә без,
Аллага шөкер, бердәм без!
Чын туганнарча яшәдек,
Чын туганнарча яшибез
Элек тә, бүген дә без.

Сез — мин диеп, сез — мин диеп,
Өзелә торганнарым.
Бу кемнең туганнары соң?
Бу кемнең туганнары соң?
Бу — минем туганнарым.

Аллага шөкер, бергә без,
Аллага шөкер, бердәм без!
Чын туганнарча яшәдек,
Чын туганнарча яшибез
Элек тә, бүген дә без.

Кунак ашы — кара каршы,
Эшебез бергә, ашыбыз.
Хәсрәт күрмәсен башыбыз,
Хәсрәт күрмәсен башыбыз,
Сау булсын һәр кайсыбыз.

Аллага шөкер, бергә без,
Аллага шөкер, бердәм без!
Чын туганнарча яшәдек,
Чын туганнарча яшибез
Элек тә, бүген дә без.

Картаешырбыз, туганнар,
Суынмасын аралар.
Араларның бердәмлеген,
Араларның бердәмлеген
Дәвам итсен балалар.

Аллага шөкер, бергә без,
Аллага шөкер, бердәм без!
Чын туганнарча яшәдек,
Чын туганнарча яшибез
Элек тә, бүген дә без.

Оставьте комментарий