«Мин юк!» — диям, сугышка!

Тыныч кына сызлып таңнар ата,
Имин көннәр юрап дөньяга!
Яралар да төзәлделәр кебек…
Язлар булып кояш елмая!

Биек тауга менеп бер җырладым (Хәйдәр җыры)

Биек тауга менеп бер җырладым,
Таулар белсә белер хәлемне.
Йөрәгемнән ярсып чыккан җырым
Кыяларга барып бәрелде.

Ярсуларым инде чиктән ашты,
Яңа җырым ничек башларга?
Әллә үзем барып бәрелим микән
Шул таудагы кыя-ташларга?!

Атлар чаба (икенче вариант)

Атлар кая алып бара —

Чамалыйбыз, беләбез.
Ә хәзергә кара яллы
Туры атта җиләбез —
Тояклары чакма чага,
Чакма булмый чаткысыз.
Без бүген якты дөньяга
Җилеп йөрер чагыбыз.