Сез дөньяга килгән чакта безләр,
Зур тормышка аяк басканбыз…
Туган нигезләрне сагына-сагына,
Шәһәр капкаларын ачканбыз.
Безнең хаталарны кабатламый,
Ялгышларыбызны төзәтеп.
Энекәшләр туры барсын өчен
Без торабыз берүк күзәтеп.
Бер акыллы киңәш, эч бушату
Абый-эне өчен азык ул…
Кендекләрне нык беркетеп куйган,
Туган җиргә каккан казык ул…
Гомер җилләренең салкыннары-
Белеп булмый кайдан исәсен…
Андый чакта иң беренче булып
Туган куя үзенең иңсәсен.
И, туганнар, гадиерәк яшик…
Безгә һәрчак бераз җитмәсен…
Абыйларны хәсрәтләргә салып,
Энекәшләр алдан китмәсен.