Атлар чаба (икенче вариант)

Чамалыйбыз, беләбез.
Ә хәзергә кара яллы
Туры атта җиләбез —
Тояклары чакма чага,
Чакма булмый чаткысыз.
Без бүген якты дөньяга
Җилеп йөрер чагыбыз.

Көмеш яллы атлар алда,
Тояклары ак карда.
Безнең дә атланасы бар
Буран яллы атларга.

Көзге алтын яфраклардан
Ясарбыз әле бизәк.
Без әлегә җилдерәбез,
Алтыннарга кул изәп —
Тояклардан очкын оча,
Әйләнә йолдызларга.
Йолдыз сибеп калдырабыз
Безгә гашыйк кызларга.

Көмеш яллы атлар алда,
Тояклары ак карда.
Безнең дә атланасы бар
Буран яллы атларга.

Алтын яллы атлар чаба
Алтын яфраклы юллардан.
Безгә таба бәхет килә,
Без барасы юлларда.

Көмеш яллы атлар алда,
Тояклары ак карда.
Безнең дә атланасы бар
Буран яллы атларга.

Оставьте комментарий