Аерылмагыз (икенче вариант)

Яшәсә дә гөлләр бик аз —
Бергә сулый, бергә үсә.
Сез, гашыйклар, ялгышмагыз
Аерылмагыз, аерылмагыз.

Аерылмагыз (өченче вариант)

Сөйгән кешең янда икән, дөнья — җәннәт,
Тәнгә сихәт ярың назы, җанга рәхәт.
Тормыш гаме онытыла бөтенләйгә,
Кысан бүлмә әверелә иркен җәйгә.

Аерылмагыз (беренче вариант)

Су буенда ялгыз аккош,
Каерылган канатлары.
Канатларны каера ул
Аерылу газаплары.

Аерылмагыз (дүртенче вариант)

Су буенда (күл өстендә) ялгыз аккош,
Каерылган канатлары.
Канатларны каера ул
Аерылу газаплары.

Адаштым (беренче вариант)

Ашыгулар ялгышуга була,
Ашыгырга никтер яраттым.
Ашыгулар — урман,
Ялгышларым — буран,
Йөгерә-йөгерә кереп адаштым.