Ашыгулар ялгышуга була,
Ашыгырга никтер яраттым.
Ашыгулар — урман,
Ялгышларым — буран,
Йөгерә-йөгерә кереп адаштым.
Ашкынулар үкенечкә була,
Юк шул минем сабыр канатым.
Үкенечләр — урман,
Урманнарда — буран,
Көлә-көлә кереп адаштым.
Ашыгулар һәлакәткә илтә,
Ник мин сине шашып яраттым?!
Карашларың — урман,
Мәхәббәтем — буран,
Җырлый-җырлый кереп адаштым.
Карашларың — урман,
Мәхәббәтем — буран,
Елый-елый кереп адаштым.