Адаштым (икенче вариант)
Кулым суздым, бирдем кулым,
Язмышымны тапшырдым.
Син йөрегән юллар буйлап
Гел янәшә атладың.
Кулым суздым, бирдем кулым,
Язмышымны тапшырдым.
Син йөрегән юллар буйлап
Гел янәшә атладың.
Кояшка үрелә бар гөлләр,
Җылыга тартыла күңелләр.
Нигәдер юл тапмыйм мин генә
Үтәргә йөрәгең түренә.
Сиңа барыр юллар урау,
Тауларны бар үтәсе.
Үр артыннан үрләр тора.
Бар бит барып җитәсе.
Күзләрне күзләргә төбәп,
Йөрәкне йөрәккә түгеп,
Агыйделгә салдым уйларны.
Алсу таңнарны аттырып,
Таңсыкларыбыз канганчы
Сөйләшәсе иде тагы бер.
Айлы кичләрдә күңелем кузгала,
Сагынуым ургып, ургып юл ала.
Әйтче, агымсу, ник күңелем боек,
Нигә ямансу, әйтче, агымсу?!
Агыйделне иңләп, буйлап,
Йөзәсең үрдәккәем.
Ташлармын дисәң, ташларсың,
Таш булса бәгеркәең.
Син Агыйдел кызы инде,
Агыйдел табынганын.
Төштә курдем иңнәреңә.
Дулкыннар кагылганын.
Агыйделдә йөрсәң иде,
Камыштан көймә үреп;
Былбыл булып, гөлгә кунып,
Сөйләшсәң иде күреп.
Ага сулар, ай, ага шул,
Бездән соң да агачак.
Әй, үкенечкә генә кала
Безнең бергә булган чак.
Ага сулар, ага сулар,
Бер болгана, бер тына.
Агымсулар кебек күңелем
Кая шулай талпына?