Авыл юлларыннан үтәм
Авыл юлларыннан үтәм
Узган елларны сүтәм.
Хатын бара торсын алдан,
Хәттан соң кайтып җитәм.
Авыл юлларыннан үтәм
Узган елларны сүтәм.
Хатын бара торсын алдан,
Хәттан соң кайтып җитәм.
Әйдә әле, дускай, алчы гармуныңны,
Авылга бер кайтып китик әле.
Онытканнар икән тимәсеннәр,
Урамнардан җырлап (уйнап) үтик әле.
Идел-Чулман буйларында
Бабаларым дөнья көткән.
Дошманнардан илен саклап,
Актык тамчы канын түккән.
Тормыш юлы үргә күтәрелсә,
Горурлыктан күккә тия башлар.
Күңел тоя аны, зур уңышлар
Сездән килә безгә, авылдашлар.
Мин бит сезгә бөтергесез
Бурычлымын, авылдашларым.
Арагызда иркәләнеп йөреп
Үтте гамьсез бала чакларым.
Яшәсәм дә еракларда
Тора алмыйм мин синсез.
Читкә типмә, авылкаем,
Буласым килми сансыз.
Кешеләрнең кайтыр нигезе бар,
Эчәр суы, кочар каены.
Минем авыл күптән басу булган,
Башакларга сөйлим кайгымны.
Җиде юл чатында,
Җиде юл башында,
Тора ул авылым капкасы.
Киткәнне озатып,
Күңелне юатып,
Сөенеп, каршылый кайтканы.
Ак келәтнең ишегендә
Калды каеш дилбегән.
Калмады каеш дилбегән,
Калды туган илгенәм.
Карар инде,карар инде
Кара күзләре белән
Үзәгемне өзәр инде
Әйткән сүзләре белән