Авылдашларыма

Мин бит сезгә бөтергесез
Бурычлымын, авылдашларым.
Арагызда иркәләнеп йөреп
Үтте гамьсез бала чакларым.

Һәр эшегез изгелеккә булган,
Якшылыкка — әйткән сүзегез.
Санап чыксаң әгәр өй беренчә,
Читтә калмас иде берегез.

Кемдер елап торган чакларымда
Назлы сүзләр әйтеп юаткан.
Кайсы берәү кырын гадәтләрне
Вакытында күреп оялткан.

Фәһемле җыр, тылсым әкиятләр
Мин бит сезнең башлап ишеттем.
Сезнең хезмәт, сезнең йолаларны
Мин дә күңелемә иш иттем.

Әле булса якын күрәсегез,
Кайтсам да мин хәзер бик сирәк:
Сезнең ышанычтан илһам алам,
Изге теләгегез — зур теләк.

Гомерлеккә сезгә тоташкан шул
Яшәү юлым, хак язмышларым.
Сез булганга горур, бәхетлемен,
Рәхмәт сезгә, авылдашларым!
Зур рәхмәт сезгә якташларым!

Оставьте комментарий