Авыл юлларыннан үтәм

Авыл юлларыннан үтәм
Узган елларны сүтәм.
Хатын бара торсын алдан,
Хәттан соң кайтып җитәм.

Тал басмаларга басамда
Карап торам күлләргә.
Кайттым туган якларыма
Кабат бәхет теләргә.

Бәхет әзләп, авыллардан,
Үсеп, чыгып, киткәнбез.
Бәхет туган якталыгын
Әллә бәлми микән без.

Тал басмаларга басамда
Карап торам күлләргә.
Кайттым туган якларыма
Кабат бәхет теләргә.

Бәхетле чак, үскән якта,
Бала чакта икән ул.
Әткәй, әнкәй яшәгән як
Иң газиз як икән ул.

Тал басмаларга басамда
Карап торам күлләргә.
Кайттым туган якларыма
Кабат бәхет теләргә.

Бәхетле чак, үскән якта,
Бала чакта икән ул.
Иң рәхәт чак, бала чакта,
Калган еллар икән ул.

Тал басмаларга басамда
Карап торам күлләргә.
Кайттым киләчәкләремә
Кабат бәхет теләргә.

Оставьте комментарий