Авылкаем (икенче вариант)

Яшәсәм дә еракларда
Тора алмыйм мин синсез.
Читкә типмә, авылкаем,
Буласым килми сансыз.

Йөзәрләгән балаларың
Дөньяларны гизәләр.
Авырлыклар килгән чакта
Сиңа табынып түзәләр.

Гомерлеккә уелгандыр,
Мәхәббәт авылыма.
Агарса да чигә чәчем,
Бетмәс сөюем сиңа.

Оставьте комментарий