Авыл көе (сигезенче вариант)

Ак келәтнең ишегендә
Калды каеш дилбегән.
Калмады каеш дилбегән,
Калды туган илгенәм.

Ай-һай аккош, матур кошта,
Күп әйләнмә җиргә төш.
Канат очына хат куям,
Илем кайда шунда төш.

Аклы ситса күлмәгемнең
Якаларын кем уйган?
Китәсем килеп китмимен,
Туган илдән кем туйган?

Оставьте комментарий