Үкенү (дүртенче вариант)
Бу дөньяда күпме үкендем мин,
Тәүбә кыла-кыла үкендем.
Баш китсә дә үкенмәстәй идем,
Үкенмәдек инде ул көнне.
Бу дөньяда күпме үкендем мин,
Тәүбә кыла-кыла үкендем.
Баш китсә дә үкенмәстәй идем,
Үкенмәдек инде ул көнне.
Кар өстендә калган әремнәр,
Чыдам, түзем көннәрем кебек.
Кар астында өмет, өмет умырзая,
Яши язлар килгәнен көтеп.
Яшьлек гомер мизгеленең
Язгы ташкыны.
Аккан судай гомер үтә,
Кала юшкыны.
Тормышның һәр мизгеленең
Тәмен белешик.
Авырлыкларны җиңик без,
Уйнап көлешик.
Мизгелләрен санап елларымның
Үтәсең дә, гомер, үтәсең.
Үтүенә үкенмәс тә идем,
Яшьлегемде алып китәсең.
Хәлләрегез ничек дидем,
Уйнап әллә, шаярып?
Сер бирергә һич җыенмим,
Яшимен гөрләп, янып.
Сукмак салып бу тормышка
Үз юлым белән киләм.
Кайгылларда елап калам,
Бәхеткә ихлас көләм.
Яфрак яра, бергә яфрак коя
Имән белән каен чагылда*.
Икәү бергә таңнар аттырганда,
Каен идем имән янында.
Үтеп бара безнең язлар…
Иртә язда назлаганнар,
Сагындырып җанны өзмәгез.
Бергә калып булыр иде,
Чаралары табылыр иде
Кирәк булсак әгәр сезгә без.
Биек тауның башларына менеп
Баштан кичкәннәрне уйладым.
Үтәсең дә мени яшь гомерем,
Мин бит әле синнән туймадым?
Үтте бу матур көн.
Ачты күзләрен төн —
Уяндылар күктә йолдызлар.