Яшермәче, иркәм (икенче вариант)
Яшермәче, иркәм, әйт дөресен,
Бүтәндәме хәзер күңелең?
Умырзая гомере кебек кыска
Булдымы әллә мине сөюең?..
Яшермәче, иркәм, әйт дөресен,
Бүтәндәме хәзер күңелең?
Умырзая гомере кебек кыска
Булдымы әллә мине сөюең?..
Базарларга барсаң, ак тула ал,
Хакксынасын үзем түләрмен.
Әҗәлләрең җитсә, әйт үземә,
Янбикәм, Янбикәм,
Синең өчен үзем үләрмен.
Борма-борма юллар ята,
Көзнең алтын юллары.
Тарта, тарта туган авылым,
Юк җанымның тынганы.
Буе талдай, йөзе айдай, җир сылуы.
Йөрәккә ут кабындыра көлүе.
Күзләреннән, йөзләреннән балкып тора аның
Йөрәгендә якты уйлар йөрүе.
Матур була бар җир йөзләре,
Матур була бар җир йөзләре,
Нурларга чумса.
Мәхәббәтнең сайрар кошы,
Мәхәббәтнең сайрар кошы,
Йөрәккә кунса.
Үтте бу матур көн.
Ачты күзләрен төн —
Уяндылар күктә йолдызлар.