Үтеп бара безнең язлар

Үтеп бара безнең язлар…
Иртә язда назлаганнар,
Сагындырып җанны өзмәгез.
Бергә калып булыр иде,
Чаралары табылыр иде
Кирәк булсак әгәр сезгә без.

Бергә калып булыр иде,
Чаралары табылыр иде
Ышанмадыгыз шул сез безгә.
Иртә язда калган ярлар,
Үтеп бара безнең язлар
Үтеп бара язлар сезнең дә.

Сез дә дертләп китәсездер
Безгә охшаш егетләрне
Урамнарда күреп калганда…
Сез дә безне эзлисездер,
Тик сер генә бирмисездер
Өзеләдер сезнең җаннар да.

Иртә язда калган ярлар,
Җаныгызны кемнәр аңлар
Серләрегез сыяр кемнәргә?!.
Назлар бетмәс сыман иде,
Язлар үтмәс сыман иде…
Үтеп бара язлар бездән дә…

Оставьте комментарий