Юлларым сиңа бара (икенче вариант)

Юлларым ерак, сөеклем,
Юлларым сиңа бара.
Елларым яфрактай коела,
Тик якынаймый ара.
Елларым яфрактай коела,
Юлларым сиңа бара.

Юксыну (икенче вариант)

Яннарыңа очып барыр идем,
Кош юлыннан зәңгәр күк буйлап.
Сарыларга сабышырмын,
Сарыларга сабышырмын,
Синең хакта шулай күп уйлап.

Юксыну (өченче вариант)

Яннарыңа очып барыр идем,
Кош юлыннан зәңгәр күк буйлап.
Сарыларга сабышырмын, ахры,
Синең хакта шулай күп уйлап.

Юк, теләмим!

Юк, теләмим синнән башкаларны
Үткәрергә күңел түренә.
Мәхаббәттә хисләр кайнарлыгы
Еллар узгач ныграк беленә.

Фидан гөлем

Борма — борма гомер юллары
Атлар чыгымлады дулады!
Турайтып юлларны
Тышаулап атларны
Бергэ атлыйк шул юллардан
Тотынышып кулга кулларны
Сина гына булсын йөрәгем!
Ышанычым, бәхетем, терәгем
Фидан голем: бердән-берем, бәгрем
Шатлык белән үтсен көннәрең

Югалма юлларымнан, югалма

Кояш белән ай язмышлы булдык,
Очрашмабыз, диеп ут салма.
Язмышлардан син бит көчлерәксең —
Югалма юлларымнан, югалма.

Юатма

Бүген көчле яңгыр булыр сыман —
Тик торганда күздән яшь килә.
Болытларны узып бер явармын кебек,
Назлы итеп ялгыш дәш кенә.

Ышанма дисәң дә мин ышанам

Туры гына диеп барган идем,
Юлкайларым китте урауга.
Газиз әнкәй вакыт тапмагандыр
Баласына бәхет юрарга.