Дәртләндереп, хисләндереп
Иңнәргә кагылмады.
Мин синеке генә диеп
Кочагыма сарылмады.
Яратулы күңелемдә
Йолдыздай кабынмады.
Аны гына яратканны —
Белмәде сагынганны.
Сөеклесе, тиңе итеп
Ул мине танымады.
Җан тилмереп көткән ярым
Хыялда калды бары.
Син кайда дип аваз салдым
Яңгыратып дөньяны.
Юллар үттем, гомер кичтем,
Эзләгәнем табылмады.