Оло бәйрәм

Кыз:
Әтием өйгә кайтканны,
Аламын көтеп-көтеп.
Бергә сизмибез вакытның,
Киткәнен бик тиз үтеп.

Уйна, гармун (беренче вариант)

Уйна, гармун, уйна!
Өздерепләр уйна!
Эрет әле күңел бозларын.
Сөймәгәннәр сөйсен,
Ялкыннарда көйсен,
Шатлыкларга, шатлыкларга
Күм син (күмсен) дөнъяны.

Кызыма (беренче вариант)

Нәрсә керә төшләреңә
Кызым минем, кызым минем?
Чәчәк булып үсәсеңме
Күбәләкләр сөендереп?
Сандугач булып моңланып,
Талдан талга күчәсеңме?
Нәрсә керә төшләреңә
Кызым минем, кызым минем?

Кыз бала (беренче вариант)

Суга туймас гөлләр кебекКыз баланың күңеле.Таңнар туса, якты җир йөзендәСөю эзләгән көне.Гөлләргә дәшеп бага улСандугач баласына,Эзли ялкынлы хисләрнеҖыр юлы арасыннан. Бәхет өчен, сөю өченЯратылган кыз бала.Дәшеп бага ул дөньяга,Кояшка дәшеп бага.Эзләсен, әйдә, бәхетенЭзләгән генә таба.Суга туймас гөлләр кебекНазга туймас кыз бала.