Юатма

Бүген көчле яңгыр булыр сыман —
Тик торганда күздән яшь килә.
Болытларны узып бер явармын кебек,
Назлы итеп ялгыш дәш кенә.

Кырыслыкка тарта бүген күңел,
Изрәүдән кача горурлык.
Горурлыгын сакламаса кеше,
Язмышында куя борылып.

Бер рәнҗеттең — хәзер юатма да!
Болытка бир явып эрергә.
Аяз чакта гына минем йөрәгемә
Назлы хистәр (сүзләр) явып (балкып) керерләр.

Оставьте комментарий