Әниләргә рәхмәт әйтик!
Әниләргә мәңге бала булып
Калабыз без буйлар җитсәк тә.
Туган нигезләрдән аерылып
Ерак-еракларга китсәк тә.
Әниләргә мәңге бала булып
Калабыз без буйлар җитсәк тә.
Туган нигезләрдән аерылып
Ерак-еракларга китсәк тә.
Әнкәем, бәгърем, алдарак китсәм,
Кайгырма һич минем китгәнгә.
Кайгырсаң, тик кайгыр минем бары
Ак каенны әнкәм иткәндә.
Кышкы озын кичтә, балаларың өчен
Бишек җырын әнкәй көйләгән.
Йөрәк утларына, ул җылысын өстәп
Ап-ак оекбашлар бәйләгән.
Чәчкәләрдәй назлап безне
Газиз әнкәй үстергән.
Чал төшмәгән, еллар аңа
Ап-ак калфак кидергән.
Әнкәйләргә авыр сүз әйтмәгез,
Караймасын матур йөзләре.
Йөрәкләрдә мәңге иркәләсен
Әнкәйләрнең сөю сүзләре.
Әй, кадерле әнкәем минем,
Бер үзеңә җиде бала.
Җиде бала, җиде язмыш
Күңелеңә сыя ала.
Күл өстендә үскән төнбоектай,
Нигә әнкәй йөзең бик боек?
Ни булды? Нигә дәшимсең син миңа?
Күңелемдә шуңа тыңгы юк.
Иркәләп һәм сөеп кенә
Үстерә әнкәй гөлләр.
Әнкәй догасыннан тора
Алдагы безнең көннәр.
Килегез, килегез
Күрегез, күрегез
Әнием бар минем
Белегез, белегез
Әнкәй дә картайган инде,
Чәчләре дә агарган.
Нур сибелә, нур чәчелә,
Нур бөркелә алардан.