Әнкәемә (икенче вариант)

Әй, кадерле әнкәем минем,
Бер үзеңә җиде бала.
Җиде бала, җиде язмыш
Күңелеңә сыя ала.

Әнкәем, кадерлем,
Сиңа рәхмәт җырын җырлыймын.
Озын гомер сиңа телимен,
Әнкәем, кадерлем.

Кәмебездә нинди шатлык
Иң беренче син беләсең.
Озын юлны якын итеп,
Вакыт табып син киләсең.

Әнкәем, кадерлем,
Сиңа рәхмәт җырын җырлыймын.
Озын гомер сиңа телимен,
Әнкәем, кадерлем.

Кәмебездә нинди кайгы,
Әнкәй, тәүдә син күрәсең.
Кайгыларны таратырлык
Сүзләр табып, көч бирәсең.

Әнкәем, кадерлем,
Сиңа рәхмәт җырын җырлыймын.
Озын гомер сиңа телимен,
Әнкәем, кадерлем.

Оставьте комментарий