Әниләргә рәхмәт әйтик!

Әниләргә мәңге бала булып
Калабыз без буйлар җитсәк тә.
Туган нигезләрдән аерылып
Ерак-еракларга китсәк тә.

Ерак араларны якынайтып,
Туган-үскән җиргә бер көн кайтыйк.
Йөрәкләрдән чыккан изге сүзне —
Әниләргә рәхмәт сүзен әйтик!

Әниләрнең кадерен белмибез шул,
Бала күңеле мәңге далада.
Кош телендәй генә хат-хәбәр дә
Зур куаныч, шатлык анага.

Ерак араларны якынайтып,
Туган-үскән җиргә бер көн кайтыйк.
Йөрәкләрдән чыккан изге сүзне —
Әниләргә рәхмәт сүзен әйтик!

Сабыем, дип әнкәй баштан сыйпый,
Шундый йомшак әни куллары.
Әнкәй фатихасын алып китсәм,
Беләм, һәрчак уңа юлларым.

Ерак араларны якынайтып,
Туган-үскән җиргә бер көн кайтыйк.
Йөрәкләрдән чыккан изге сүзне —
Әниләргә рәхмәт сүзен әйтик!

Оставьте комментарий