Сабырлык (беренче вариант)
Дәва бар бит әле йөрәккә дә,
Ә сагыштан бармы дарулар?
Тик бәхетлеләргә насыйп була
Сөйгән ярлар белән калулар.
Дәва бар бит әле йөрәккә дә,
Ә сагыштан бармы дарулар?
Тик бәхетлеләргә насыйп була
Сөйгән ярлар белән калулар.
Синсез үткән гомерләрем,
Гел кояшсыз көннәрем.
Йөрәгемдә һич тынгы юк,
Кар-буранлы көннәрем.
Нинди генә җилләр иссәләр дә,
Сине йөрттем йөрәк түрендә,
Кошлар кебек очып кайттым менә
Бары сине, сине күрергә.
Аерылганда сөйләштек бит, иркәм
Гөмер юлын бергә үтәргә.
Күрешүнең изге минутларын
Теләмәдең нигә көтәргә.
Ел мизгеле язга авышканда
Хисләр ярсый тотып тыйгысыз.
Йөрәгемә урын таба алмыйм
Төннәр арнеп уза йокысыз.
Күптән сизәм җылы карашыңны,
Югалтудан куркам үзеңне.
Серләр тулы күзләреңнән күрәм,
Әйтмәсәң дә әйтер сүзеңне.
Мәхәббәтем син, мәхәббәтем син…
Сагынып көткән язым —
Бәхетнең үзеннән килеп,
Бәхетле иткән ярым.
Үзеңә каратып бер сөй,
Кочаклап ярат инде!
Сине сагынган чакларым,
Сагыштан сакла мине!
Очраклы бу танышулар
Күкрәктә ут уйнатты,
Юлын таш баскан чишмәнең
Сулышларын чистартты.
Күзләрем гел синдә, гүзәлем,
Мәхәббәт утында йөрәгем.
Мин көтәм кояшлы яңгырны,
Балкыр дип мәхәббәт йәйгоры.
Гашыйк булу гына җитми —
Өзелеп яратсын күңел.
Яратуны саклап-яклап
Калырга җиңел түгел.