Сипкелле диләр мине…
Туткыллы димиләр мине,
Сипкелле диләр мине.
Әзрәк сипкелле булсам да,
Сөйкемле диләр мине.
Туткыллы димиләр мине,
Сипкелле диләр мине.
Әзрәк сипкелле булсам да,
Сөйкемле диләр мине.
Бер караштан, бер күрүдән,
Мин сиңа гашыйк булдым,
Сөю утларында янып,
Чәчкәләрдәй мин сулдым.
Шатлыкларым синнән булган икән,
Синнән килгән миңа яктылык.
Сине уйлый-уйлый бу дөньяда
Эшләгәнмен күпме яхшылык!..
Өмет өзми, көтеп алган
Син бит олы табышым!
Синең белән, бәгырькәем,
Тулыланды тормышым.
Сине очраттым гомеремнең
Ямансу чакларында.
Гөл булып ачылдым кабат
Назлы кочакларыңда.
Ераклардан миңа кабат
Аваз салды язларым.
Күңел күкләремдә балкып
Кабынды йолдызларым
Сандугач тирәктә
Моң сибә йөрәккә.
Кил, бәгърем, син дә кил тыңларга.
Тыңлыйк без бергәләп,
Дөньялар түгәрәк,
Син барда янымда, син барда.
Кайлардан килдең син миңа,
Очраштырды бит язмыш,
Килдең, кузгаттың күңелне.
Булдымы әллә ялгыш?
Ярсыз елга булмагандай,
Ярсыз булмый яшь күңел.
Сөймәсмен дип уйлаган идем,
Сөймәскә мөмкин түгел.
Язгы җилләр исә канат жилпеп,
Күңелләрдә кала эзләре.
Синдә генә таптым
Язгы күктәй якты,
Җанга рәхәт биргән күзләрне.
Язгы кояш якты нурын сибә,
Йөрәкләргә төшә яктысы.
Тормыш юлын парлы үтәлмәдек
Ялгыз гына узам юлларын.
Бәхет безне никтер урап узды
Йөрәк һәрчак булды яралы.