Мәхәббәтең сүнмәс булса

Күптән сизәм җылы карашыңны,
Югалтудан куркам үзеңне.
Серләр тулы күзләреңнән күрәм,
Әйтмәсәң дә әйтер сүзеңне.

Бу тормышның гөлләре син булсаң,
Чәчәкләрең булып тулырмын.
Мәхәббәтең әгәр сүнмәс булса,
Йолдыз кебек балкып торырмын.

Салма мине сары сагышларга,
Яман уйлар, зинһар, уйлама.
Соңга калып килгән мәхәббәтем
Якты таңнар булып уяна.

Бу тормышның гөлләре син булсаң,
Чәчәкләрең булып тулырмын.
Мәхәббәтең әгәр сүнмәс булса,
Йолдыз кебек балкып торырмын.

Юлларымда очраганың өчен
Үкенмәсәм иде гомергә.
Кайгы-шатлыкларны уртак итеп
Каршыласак иде гел бергә!

Бу тормышның гөлләре син булсаң,
Чәчәкләрең булып тулырмын.
Мәхәббәтең әгәр сүнмәс булса,
Йолдыз кебек балкып торырмын.

Оставьте комментарий