Ник көтмәдең

Нинди генә җилләр иссәләр дә,
Сине йөрттем йөрәк түрендә,
Кошлар кебек очып кайттым менә
Бары сине, сине күрергә.
Аерылганда сөйләштек бит, иркәм
Гөмер юлын бергә үтәргә.
Күрешүнең изге минутларын
Теләмәдең нигә көтәргә.

Ә син өздең өметемне
Бүтәнне көтәсең кичләрдә.
Синсез, синсез яши алырмын да,
Тик нишләргә хәзер, нишләргә.

Нинди генә җилләр иссәләр дә
Сине йөрттем йөрәк түрендә,
Кошлар кебек очып кайттым менә
Бары сине, сине күрергә.
Ник оныттың мине сөйгән ярым
Ник бүтәнгә төште күзләрең.
Эзләреңне яшем юа, ләкин
Мин яшәрмен әле, түзәрмен.

Ә син өздең өметемне
Бүтәнне көтәсең кичләрдә.
Синсез, синсез яши алырмын да,
Тик нишләргә хәзер, нишләргә.

Оставьте комментарий