Мизгелләр агышы

Югалту, табышлар,
Үкенү ялгышлар,
Газаплы юксыну, сагышлар,
Үтмәгән киртәләр,
Тумаган иртәләр,
Ул безнең киләчәк язмышлар.

Күңел сизә

Сизәм әллә каян,
Күңел күреп тора,
Карашыңнан нурлар сирпелә.
Килә өметләрем
Таң җилләре белән,
Синең мәхәббәтең
Минем йөрәгемдә җилкенә.

Кыр казларын бергә каршылыек

Кыр казларын бергә каршылыек,
Күл өстендә яткан басмада.
Казлар белән язлар ташып килә,
Язлар белән сөю башлана.

Кыңгырау чәчәкләре

Кара урман уртасында
Яшел үзәндә
Кыңгыраулар, кыңгыраулар
Җилдә тирбәлә.
Кыңгыраулар, кыңгыраулар,—
Зәңгәр бигрәк тә;
Зәңгәр сагыш уяталар
Алар йөрәктә.

Кызыма (икенче вариант)

Өйгә кайтам кичке шәһәр буйлап,
Мәшәкатьләр йөртә көнозын.
Белсәң иде, җаным, бердәнберем,
Тик «син» диеп яшим мин, кызым.
Көтәсеңдер мине сагынып син
Әби-бабаң белән авылда.
Кайчан безгә язлар килер икән,
Булыр идең һаман янымда.

Киттең дә оныттың

Киттең дә оныттың,
Араны суыттың,
Ә өмет сүнмәде, сүнмәде.
Ул кайтмый диделәр,
Гөлләрем шиңделәр,
Тик күңел күнмәде, күнмәде.

Киек казлар (өченче вариант)

Каңгылдашып күктән
Киек казлар үтә.
Казлар күңеле сизә көз аен.
Казлар сагыныр фәкать
Җылы язны гына,
Мин бит сагынам сине көн саен.