Әтием белән сөйләшү

Син юк инде, әтием, тик китмәс һич
Күз алдымнан нурлы йөзләрең.
Ана булып, уллар үстерсәм дә,
Оныта алмыйм һаман үзләрен,
Синең әйткән киңәш-сүзләрең.

Бик еш кайтам

Бик еш кайтам туган якларыма,
Кар-буранын хәтта сагынып.
Юл төтмәсә, хыялымда кайтам,
Кайтам болытларга сарылып,
Туган ягым сине сагынып.

Калыр идем…

Зәңгәр диңгезкәем, җитезкәем,
Нигә шулай ярсып чабасың?
Ярсуларың хәзер миңа күчте
Белсәң икән бераз чамасын?!