Каеным сагышы

Ак каенның йөзен телеп
Исемеңне язгансың,
Миңа булган хисләреңне
Бүлеп аңа салгансың.

Син янасың, мин янам,
Икебезгә бер яра.
Ак каен тәнендә яра
Үкенеч булып кала.

Юлларымның шул тирәдән
Үтүен белдең микән?
Җанымны бер кыяр өчен
Каенны телдең микән?

Син янасың, мин янам,
Икебезгә бер яра.
Ак каен тәнендә яра
Үкенеч булып кала.

Оставьте комментарий