Әче микән чияләр?

Хисләр хискә үрелә,
Чәчәкләргә күмелә.
Тар урамнарны киңәйтеп,
Җыр — биюле туй килә.
Әйдә биик, уйныйк, көлик,
Бүген бәйрәм, бүген туй!
Мәхәббәттә уртак фикер,
Кушылган чак ике уй.

Үр җаным, миләүшәләр!

Минем сиңа әйтер сүзләрем бар,
Тик күрешкәч (күрешкәндә) зиһен тарала.
Күпләр безгә никах укымаса,
Гаделлек юк, димәк, дөнъяда.

Үзең бүләк (икенче вариант)

«Туган көнең белән котлыймын!» — дип мине,
Ак чәчкәләр сиптең юлыма,
Син бит үзең бүләк,
Парлап типсең йөрәк,
Куларыңны бирче кулыма.

Үкенергә хәзер, җаным, соң!

Һәр сулышны «син» дип алганда,
Синең өчен көеп янганда,—
Хыянәтең кисте барысын,
Үкенергә хәзер, җаным, соң!

Җир йөзендә барлыгыңны белү җитә

Син булсаң да янәшәмдә, булмасаң да,
Үтә икән гомеркәйләр, барыбер үтә.
Кайвакытта бик бәхетле булыр өчен
Җир йөзендә барлыгыңны белү җитә.

Җилләр иссәләр

Җылы яклардан җилләр иссәләр,
Мин аларны якын итәрмен.
Сәламеңне алып килсәләр,
Мин җилләрне сагынып көтәрмен.