Минем сиңа әйтер сүзләрем бар,
Тик күрешкәч (күрешкәндә) зиһен тарала.
Күпләр безгә никах укымаса,
Гаделлек юк, димәк, дөнъяда.
Минем кара чәчләремә
Үр җаным, миләүшәләр!
Миләүшәләр — күзем төсе,
Бигерәк килешәләр.
Минем сиңа җылы сүзләрем бар,
Тик кыюлык (кыюлыклар) кына (гына) чамалы.
Язмышыма рәхмәт әйтер идем
Суытмаса безнең араны.
Минем кара толымыма
Үр җаным, миләүшәләр!
Миләүшәләр — күзем төсе,
Кайсыдай килешәләр.
Минем сиңа җылы сүзләрем бар,
Офыгыңда балкый Мәлихә.
Оҗмахлардан йөгереп кайтыр идем
Хыялымда (яннарымда) минем кал дисәң.
Минем кара чәчләремә
Үр җаным, миләүшәләр!
Миләүшәләр — күзем төсе,
Бигерәк килешәләр.