Әче микән чияләр?

Хисләр хискә үрелә,
Чәчәкләргә күмелә.
Тар урамнарны киңәйтеп,
Җыр — биюле туй килә.
Әйдә биик, уйныйк, көлик,
Бүген бәйрәм, бүген туй!
Мәхәббәттә уртак фикер,
Кушылган чак ике уй.

Әче, әче дияләр дә,
Әче микән чияләр?
Әче булса да чияләр
Берсен — берсен сөяләр.

Якты төсләр балкышы,
Дус ишләрнең алкышы.
Бәллүр бакалрны күтәреп
Бәхет тели барысы.
Әйдә биик, уйныйк, көлик,
Бүген бәйрәм, бүген туй!
Мәхәббәттә уртак фикер,
Кушылган чак ике уй.

Әче, әче дияләр дә,
Әче микән чияләр?
Әче булса да чияләр
Берсен — берсен сөяләр.

Бит уртасы кызыл алма,
Иреннәре татлы бал.
Ал вакыты көндә булмый
Кил, оялма, үбеп ал.
Әйдә биик, уйныйк, көлик,
Бүген бәйрәм, бүген туй!
Мәхәббәттә уртак фикер,
Кушылган чак ике уй.

Әче, әче дияләр дә,
Әче микән чияләр?
Әче булса да чияләр
Берсен — берсен сөяләр.

Оставьте комментарий