Үтте инде сөю

Эзләмә син мине, эзләмә,
Йөрер юлларымда күзләмә.
Болай да бит йөрәк ярасы
Бигрәкләр озак төзәлә.

Нигә сагышларны яңарту,
Үтте инде сөю-ярату.
Мөмкин түгел, түгел шул хәзер
Безнең өчен уртак таң ату.

Эзләмә син, кайтмый үткәннәр,
Эз калдырып үтеп киткәннәр.
Йөрәк аша барсын кичергән
Без дә хәзер, хәзер бүтәннәр.

Нигә сагышларны яңарту,
Үтте инде сөю-ярату.
Мөмкин түгел, түгел шул хәзер
Безнең өчен уртак таң ату.

Эзләмә син мине, эзләмә,
Йөрер юлларымда күзләмә.
Болай да бит йөрәк ярасы
Бигрәкләр озак төзәлә.

Нигә сагышларны яңарту,
Үтте инде сөю-ярату.
Мөмкин түгел, түгел шул хәзер
Безнең өчен уртак таң ату.

Оставьте комментарий