Язмышлар (икенче вариант)

Әллә син адаштың, әллә мин адаштым,
Нигә соң очрашты язмышлар?
Синең дә йөрәктә, минең дә йөрәктә
Гомергә җитәрлек сагыш бар.

Язмыш микән

Язмыш микән безне очраштырды, —
Юлларыбыз килеп кисеште,
Күзләребез меңнәр арасыннан
Берсен-берсе табып күреште.

Язгы гөлем (беренче вариант)

Томанлы көн сыман күз карашың,
Үпкәләвең юкка түгелме?
Йә, елмайчы, бәгырем, язгы гөлем
Әрнүләрең басып күңелнең.

Шәмдәлләрдә генә утлар яна

Шәмдәлләрдә күптән утлар сүнде,
Ә күңелем сине сагына.
Читлектәге кош баласы кебек,
Ялгыз йөрәк нигә кагына?

Таңчулпан

Таң йолдызы булып балкыдың да
Кояш нуларыңда эредең.
Сине күрмәмме дип, күпме таңнар
Йолдызларны барлап йөредем.