Таңчулпан

Таң йолдызы булып балкыдың да
Кояш нуларыңда эредең.
Сине күрмәмме дип, күпме таңнар
Йолдызларны барлап йөредем.

Таңчулпаным — таң йолдызым,
Син кайсы якның кызы?
Күкләрдә янсаң, эргәңә
Мине тартып алсаңчы.

Бер күренеп калып, йөрәгемне
Әсир иттең инде күпмегә.
Күктә булсаң, сүнмә, җирдә булсаң,
Карап үтче миңа бер генә.

Таңчулпаным — таң йолдызым,
Син кайсы якның кызы?
Күкләрдә янсаң, эргәңә
Мине тартып алсаңчы.

Йолдызлардан нурлар бер көлсә дә
Беләм сиңа тиңдәш түгелен.
Йөрәгемнең ярсуларын кушып,
Сине генә эзли күңелем.

Таңчулпаным — таң йолдызым,
Син кайсы якның кызы?
Күкләрдә янсаң, эргәңә
Мине тартып алсаңчы.
Җирдә булсаң, гомерлеккә
Ярым булып калсаңчы,
Таңчулпаным — таң йолдызым.

Оставьте комментарий