Шәмдәлләрдә генә утлар яна

Шәмдәлләрдә күптән утлар сүнде,
Ә күңелем сине сагына.
Читлектәге кош баласы кебек,
Ялгыз йөрәк нигә кагына?

Шәмнәремдә утлар кабызырлык
Очкыннарны ничек табарга?
Синсез дөнья миңа кирәк түгел,
Нигә ялгыз канат кагарга?

Шәмнәремдә утлар синсез сүнде,
Тик мин янам утсыз-төтенсез.
Минем бәхет синең янда йөри,
Син дә, бәлки, минсез бәхетсез.

Шәмнәремдә утлар кабызырлык
Очкыннарны ничек табарга?
Синсез дөнья миңа кирәк түгел,
Нигә ялгыз канат кагарга?

Шәмдәлләрдә күптән утлар сүнде,
Ә күңелем сине сагына.
Читлектәге кош баласы кебек,
Ялгыз йөрәк нигә кагына?

Шәмнәремдә утлар кабызырлык
Очкыннарны ничек табарга?
Синсез дөнья миңа кирәк түгел,
Нигә ялгыз канат кагарга?

Оставьте комментарий