Туган якка кайтам!
Чит-ят җирләр тәмам ялыктырды.
Төшкә керә газиз туган як.
Без гомергә монда килмешәкләр —
Шәһәр җире безгә чит һәм ят.
Чит-ят җирләр тәмам ялыктырды.
Төшкә керә газиз туган як.
Без гомергә монда килмешәкләр —
Шәһәр җире безгә чит һәм ят.
Ерак якларда адашсам,
Булса юл аермалы,
Йөгереп чыгып каршы ала
Туган як каеннары.
Оҗмахлар да кирәк түгел,
Туган якка җитми ул.
Еллар узган саен якын,
Күнелдән хич китми ул.
Сузма әле кулларыңны, ак каен.
Минем дә бит синең кебек хәлкәем.
«Якташ!» диеп керәлмимен хәлеңә.
Мин үзем дә бер килмешәк хәлендә.
Күкрәгемдә бер җыр талпына
Туган җирем, синең хакыңда.
Сөюемне сөйләр җырымны
Отып алсын иде халкым да.
Кошлар булып очыр идем,
Талпынып еракларга,
Сагынуымны басар идем,
Кайтсам туган якларга.
Күпме юллар йөрдем, дөнья күрдем,
Назлы җилләр йөзем сыйпады.
Сиңа кайткач кына, туган ягым,
Күкрәгемә шатлык сыймады.
Һәр ел кайтам туган авылыма,
Бала чакны искә төшереп.
Тик биредә мине һичкем көтми,
Чәйләр куеп, бәлеш пешереп.
Кендек каным тамган нигез,
Тамырым сиңа тоташкан.
Башка йортларда яшимен,
Алар җансыз, гел таштан.
Каршы ала туган якта
Тургай тавышы.
Бары тургай аңлый бугай
Минем сагышны.
Сайра, тургай, мәңге сайра, —
Аңлыйм телеңне.
Син сайрасаң, дөнья ямьле,
Яшәү күңелле.