Ак бураннар (беренче вариант)

Күңел булмый, бураннарга
Чыгып бер бәйләнмәсәм.
Җанда — буран. Ярый инде
Буранга әйләнмәсәм.
Бураннарга буйсынам мин…
Буйсындыра да алам.
Торган саен якыная
Бураннар белән арам.

Абага чәчәге (икенче вариант)

Абага чәчәге хыялда гынамы,
Әллә соң ул чәчәк чынында буламы?

Буладыр, тик кайда
Икәнен кем белә,
Яшергәндер аны
Караңгы төн генә.

Үпкәләмә, әнкәй!

Әллә инде картаясың, әнкәй,
Җыерчыклар арткан йөзеңдә.
Күкрәгеңә тулган моңнарданмы,
Сагышланып калган күзең дә.