Җан ярасы алмагыз

Кайталмадым авылыма
Әнкәм көткән чагында.
Кайталмадым, кайтмадым шул,
Ачы сагыш җанымда.

Кичер мине, әнкәй бәгърем,
Соңладым шул, соңладым.
Гомер буе сызланырлык
Җан яралары алдым.

Әнкәм йөргән сукмакларны
Үләннәр баскан инде.
Газиз туган нигеземнең
Бәхете качкан инде.

Кичер мине, әнкәй бәгърем,
Соңладым шул, соңладым.
Гомер буе сызланырлык
Җан яралары алдым.

Әй, туганнар, әнкәйләрне
Күбрәк күреп калыгыз.
Йөрәкләрен җылытырлык
Хатлар ешрак языгыз.

Кайтыгыз алар дәшкәндә,
Соңламагыз, аңлагыз.
Гомер буе сызланырлык
Җан ярасы алмагыз.

Оставьте комментарий