Ашкыну (икенче вариант)

Иделем, гел сиңа ашкынам,
Дулкыннар атылган ярыңа.
Ашкынам, сөенәм… Ә кайчак көенәм,
Тынгылык табалмыйм җаныма.

Аккош белән серләшү

Язгы таңда күңелемдә калды
Ялгыз очкан аккош тавышы,
Аккош мине яшьлегемә илтте,
Уртак диде йөрөк сагышы…

Аккош өмет өзми,
Яшьлек ярын эзли
Олы хисләр уртак түгелме?
Син дә ялгыз аккош,
Мин дә ялгыз аккош,
Кем юатыр безнең күңелне.

Аккош күле (беренче вариант)

Ак күл өсләрендә ак томаннар
Күтәрелә таннар отканда.
Сагынып кайтам туган якларыма
Шаулап шомырт чәчәк атканда.