Җәйге кырау

Мине күргәч, бордың карашыңны,
Күрмәмешкә мине салыштың.
Карашларны читкә борып кына,
Кем төзәтә ала ялгышны?!

Кем гаепле?!
Синме, әллә минме?!
Мин югалттым сине,
Син мине.
Ни җитмәде икән саклар өчен
Сабый чактан килгән сөюне?!

Үпкәлисең миңа, мин да — сиңа;
Кырау сукты җәйге челләдә.
Учагыбыз әле сүнмәс борын,
Ашыкканбыз көлен сибәргә.

Кем гаепле?!
Синме, әллә минме?!
Мин югалттым сине,
Син мине.
Ни җитмәде икән саклар өчен
Сабый чактан килгән сөюне?!

Мине күргәч, бордың карашыңны,
Көчең җитми сәлам бирергә.
Фәрештәләр качкан күзләреңне,
Теләмәдем миндә күрергә.

Кем гаепле?!
Синме, әллә минме?!
Мин югалттым сине,
Син мине.
Ни җитмәде икән саклар өчен
Сабый чактан килгән сөюне?!

Оставьте комментарий